Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Якташларыбыз аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.
Якташларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!