Бүген Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча мәҗбүри инструктаж узды. Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, чөнки юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгы барлык гражданнар өчен дә өстенлекле. Без балигъ булмаганнарны төрле транспорт чараларында — скутерларда, мопедларда һәм велосипедларда йөртүнең актуаль кагыйдәләре турында фикер алыштык.
2025 елның 21 апрелендә бөтен ил буйлап ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглары бу акциягә кушылдылар һәм бүгеннән башлап һәрберсе мәктәптә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, Россия армиясенә һәм сугышчыларыбызга ярдәм йөзеннән күкрәгенә тасма тагып йөриләр.
"ЭКОяз 2025" Республика конкурсы һәм бөтенроссия өмәсе кысаларында тәрбиячеләр балалар бакчасы территориясен җыештыруга чыктылар. Безнең хезмәткәрләр һәрвакытта да теләсә нинди бурычларга бик җаваплы карыйлар. Бер бурыч-үзеңә чүп түгел, ә икенчесе-тәртип урнаштыру һәм җыештыру белән шөгыльләнү. Чиста урыннарны һәм газоннарны күргәч, күзләр һәрвакыт шатлана бит.
«Лилия» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе узды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын тормышка ашыру йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия " һәм"Беренчеләр хәрәкәте "ндә катнашучылар тыл ветераны Гильфанов Әнвәр Әбүбәкер улын якынлашып килүче бәйрәм-Җиңү көне белән котладылар. Алар Әнвәр абыйга .истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әнвәр абый сугышның авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, тылдагы эше һәм һәр гражданның фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.
Республика күләм конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
4 атна "Твои действия".
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД
Санитар - экологик икеайлык кысаларында Кәүҗияк авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә
23 нче апрель көнне МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында кызыклы һәм күңелле конкурс — мәктәп КВНы үткәрелде! Ул 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында узды.
23 нче апрель көнне директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева "Җиңүнең 80 еллыгына 80 адым" патриотик акциясе кысаларында 1 нче А сыйныфында Бөек Ватан сугышы турындагы нәфис фильм карау белән бер сәгать аралашты.
Якташларыбызга - СВОда катнашучыларга чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Йөк үз эченә автомобиль, азык-төлек, эчә торган су, медикаментлар, җылы кием, маскировка челтәрләре һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен ала. Якташларыбызга ярдәм итү өчен беренче тапкыр гына берләшмәгәннәргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.