ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2025 ел
җомга

Хәзерге вакытта баланың үсешендә төп белем генә түгел, өстәмә белем дә зур роль уйный. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә белем алу балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Өстәмә белем бирү дәресләрендә алынган белемнәрне төп белем бирү эшчәнлегендә тирәнәйтү, киңәйтү һәм практик куллану бара.

"С" гепатиты нәрсә ул? "С" гепатиты-вирус китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы, ул сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр "С" гепатиты вирусы инфекция йоктырганнан соң 6 ай эчендә организм тарафыннан юк ителмәсә, авыру хроник формага күчә, бу уртача 4 инфекцияле кешенең 3сендә була.

Солдатлар өчен "Яхшы кәеф капчыклары" акциясе

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасы педагогы Мәүләвиева Гүзәл Данияр кызы төбәк семинар-практикумда катнашты.

Сарман урта мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары Алабуга дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашты

Ел саен март ахырында һәм апрель башында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" табигый фәннәр атналыгы кысаларында чаралар үткәрелә. 13 мартта «Кошлар көне» оештырылды, аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Лилия» балалар бакчасында тәҗрибә уртаклашу атналыгы уза.


 

12 март көнне 3-нче " Ләйсән" балалар бакчасында  " Әни янымда" исемле махсус адаптация курсы  башланып китте. Балалар бакчасына моңынчы йөрмәгән ләкин әзерләнгән 1 яшьтән 2 яшькә хәтле балалары булган әниләрне чакырабыз. Рәхим итегез.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының сатып алуларда катнашуы өчен уңайлы шартлар тәэмин итү максатларында түбәндәгеләрне хәбәр итә.

МСП. РФ Федераль цифрлы платформасы администраторы «кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан «360°» хокукый ярдәм сервисы төзелде (https://мсп.рф/services/360/).

Сервисның төп бурычлары-МСП субъектларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга юл куймау, шулай ук эшмәкәрләр очраша торган проблемалар турында кире элемтә алу. Сервисның функционалы МСП субъектларына заказчылар тарафыннан закупкалар үткәргәндә хокук бозулар турында белдерергә мөмкинлек бирә, шул исәптән үтәлгән килешүләр буенча түләү срокларын бозу очракларын да кертеп «360°» сервисы аша җибәрелгән мөрәҗәгатьләр МСП Корпорациясе тарафыннан кабул ителгән көннән алып 10 эш көненә кадәр карала.

Сервиска керү өчен бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизацияләнергә кирәк. Сораулар туганда шулай ук 8 (800) 100-11-00 телефоны буенча МСП корпорациясенең ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов килде. Аны район Башлыгы, партиянең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит вакытында депутат "Бердәм РОССИЯ"партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Депутатка авыллар арасындагы автомобиль юлларын һәм мәктәпләрне ремонтлау турында 4 мөрәҗәгать килгән. Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының җаваплы кешеләре дә чакырылган иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International