Уен мәйданчыгында өмә

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру чоры да ул. "Сандугач "4нче балалар бакчасы" урта төркемендә тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар мәйданчыгы территориясен җыештырдылар. Язның аяз көне кәефне күтәрде, барысы да тату һәм күңелле эшләделәр. Мәйданчыкны чүп-чардан һәм коры яфраклардан тиз арада җыеп алдылар. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысын кертте, чиста, каралган мәйданчык тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International