"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген мәктәбебездә «Хәтер бакчасы»акциясе узды. Акциядә педагоглар һәм мәктәп укучылары катнашты. Барысы да һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә үсентеләр утырттылар.
Әлеге акциянең максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру.

Бу истәлекле көннәрдә бөтен ил буйлап соңгы йөзьеллыкның иң канлы сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә агачлар утыртыла. Һәрбер агач-тыныч буыннарның истәлеге һәм рәхмәте символы.
Утыртылган агач белән без хәзерге һәм киләчәк буыннарны героик бабаларыбыз турындагы мәңге яшәү хәтере белән тоташтырабыз. Алар безнең өчен Бөек Җиңү яуладылар, киләчәгебезгә, илебезгә, һәр гаиләбезгә иң кадерлесен — тынычлык бирделәр.
Утыртылган үсентеләр-Ватанны саклаучылар турында искә төшерүче Яшел һәйкәлләр.
Хәзер безнең мәктәптә укучыларны утыртылган агачларны караячаклар һәм һәрвакыт Ватанны саклаучылар турында искә төшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International