ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

«Sunnyфест» креатив чаналар фестивале: кышкы кәеф һәм язгы Илһам.  

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Балаларга инглиз теле" өстәмә белем бирү түгәрәге эшли.

Чын яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә,кышны озатканнан. Салкыннар, бураннар һәм ап-ак кар явып кыш үтеп китте. Язны каршы алырга вакыт җитте! Безнең балалар бакчасында якынлашып килүче җылылыкны, табигатьнең язгы яңаруын шатлыклы көтеп, кышны озату чаралары узды. Язны күңелле уеннар, әйлән - бәйлән, рус халык җырлары белән каршыладык! Ахырда балалар Яз һәм кояш символына әверелгән тәмле, алтынсу коймак белән рәхәтләнеп сыйландылар.

Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.

«2025-2026 уку елына һөнәри юнәлеш бирү эше турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ директоры Зөбәер Зәйнетдин улы Агелтдинов чыгыш ясады.

"Чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри юнәлеше" дигән икенче мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Тәлгәт кызы Исмәгыйлова сөйләде.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргәт Әхсән улы Хөснетдинов таныштырды.

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Алиуллина Алия "Сарманым-гүзәл бакчам" шигыре белән #экологиявстихах акциясендә катнаша. җитәкчесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Гаязетдин" һәм "Намус" мәчетләрендә беренче ифтар булды

6 март көнне Сарман гимназиясе базасында яшь хәрәкәт инспекторлары агитбригадаларының «кызыл, сары, яшел»дип исемләнгән район конкурсы булып узды.Әлеге конкурс  укучылар берләшмәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт хокук бозуларын профилактикалау эшен камилләштерү, аларда транспорт культурасы, коллективизм тәрбияләү, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм күрсәтү, урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту максатында оештырылды. Конкурс йомгаклары буенча Сарман гимназиясе командасы I урынны яулады.Укучыларыбызны котлыйбыз !!!

Беренчеләр хәрәкәте активистлары кадерле хатын - кызларыбызны язның беренче бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне  белән котлады.

Җәлилнең 1нче мәктәбендә 2-10 сыйныф укучыларының проект эшләрен яклау бара. Барлык балалар да үз эшләрен лаеклы тәкъдим итәләр. Проектлар төзегәндә, балалар проблемаларны ачыкларга, реаль һәм ирешерлек максатлар куярга, гипотезалар куярга, алынган нәтиҗәләрне анализларга һәм төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшләргә өйрәнәләр.  Моннан тыш, проектларны яклау укучыларга гавами чыгышлар тәҗрибәсе дә бирә.

 Бу бәйрәм алдыннан 7 март көнне Олы Нөркәй урта мәктәбендә «Ягез әле, әниләр»дигән күңелле чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International