Татарстанда санитар-экологик икеайлык белән бер үк вакытта, 1 апрельдән кулланылышта булган батареяларны җыю буенча да акция старт алды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнаша ала. 4 нче «Сандугач» балалар бакчасы да бу акциягә кушыла.