ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Тукай районының Яңа бистәсендә ата-аналар комитетларының "Бердәм сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы булып узды, анда МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең" 6В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Хөсәенова В.Р. җитәкчелегендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. Р. Гарайшина белән берлектә әти-әниләре катнашып, 2 урынны алдылар. Конкурс "Иң тату класс", "Класс визиткалары" күргәзмәләреннән һәм проектны яклаудан торды . 6в сыйныфы коллективын һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

4-8 март көннәрендә мәктәптә Инглиз теле атналыгы узды. Атна дәвамында укучылар инглиз теленә бәйле төрле конкурсларда, викториналарда һәм чараларда катнаштылар. 


9
март, 2025 ел
якшәмбе

МББМУ "Карашай-Саклау балалар бакчасында" гаилә бәйрәме узды.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге уңайдан Күтәмәле мәктәбендә "Татар кызы" бәйгесе үтте. Бәйгедә кызларның уңганлыгы, булганлыгы, аш-су осталыгы, кул эшләре бәяләнде. Катнашучылар сынатмады, барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар, үзләрен иң яхшы тарафлардан күрсәттеләр.  Жюри һәр кызны билгеле бер номинациядә җиңүче дип таныды. Афәрин, кызлар! Сез чын ТАТАР КЫЗЛАРЫ!

«Герой әнисенә чәчәк бәйләме» акциясе кысаларында СВОдагы егетләребез әниләрен, 8 нче март халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырдык

 


8
март, 2025 ел
шимбә

Әниләр өчен баланын куллары белән көч куеп, җылысын биреп ясалган бүләктән дә кадерле бүләк юктыр ул. 

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан алдыннан МБГББУ «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары «Ягез әле, кызлар, ягез әле, егетләр!» уенында катнаштылар.
Бу тапкырлык, юмор һәм яхшы кәеф белән тулы кызыклы кичә булды.
Уенда матур кызлар һәм тапкыр малайлар командалары катнашты.
Катнашучыларга конкурслар ошады, алар биремнәрне кызыксынып үтәделәр һәм үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Хөрмәтле хатын-кызлар, районыбызның гүзәл затлары!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм! 

Сез һәрберегез иң ягымлы мактау сүзләренә һәм олы ихтирамга лаек. Бәйрәмне, чәчәкләргә, назга, кадер-хөрмәткә күмелеп, шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын.

Сез бу дөньяда безнең өчен тормыш чыганагы, бар нәрсәгә җан өрүче, ямь өстәүче илаһи затлар.

Районда сез фидакарь хезмәт куймаган бер генә тармак та юк: җирле үзидарә, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, массакүләм мәглүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар... Районыбызның җәмәгать тормышында да сез актив катнашасыз. 

Шул ук вакытта, бүгенге киеренке тормыш ритмында вакыт белән бергә атлап, заманча яшәргә дә, балалар тәрбияләргә дә, гаилә учагын сүндермичә саклап тотарга да өлгерәсез. Мәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт кебек кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре бары тик сезнең белән бәйле. Нәкъ менә шагыйрь әйткәнчә: сүнәр иде тормыш, сез булмасагыз әгәр дөньяда!

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезгә мактаулы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез, безгә гаилә җылысын бирүегез, уллар-кызлар үстерүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ветераннарыбызга, яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән апаларга, күп балалы аналарга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычларын үтәгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан газиз улларын югалткан аналарга, бүген дә батыр улларын көтеп яшәүче әниләргә аеруча зур хөрмәтемне юллыйм. Дөньяларга тынычлык килсен, бәхетле, шатлыклы очрашулар насыйп булсын.

Барчагызга ныклы сәламәтлек, иминлек, һәр эшегездә уңышлар телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!


7
март, 2025 ел
җомга

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова җитәкчелегендәге Сарман районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Югары Чыршылы авыл җирлегендә  "Хатын-кыз – тормыш бизәге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International