ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" базасында ММО хезмәт укытучылары утырышы узды.

7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бистәбезнең истәлекле урыннарында булдылар.

Бүген "Җәлил гимназиясе"нең 9 нчы сыйныф укучылары ТАССРның 100 еллыгына багышланган скверда һәм мәйданда экологик өмә үткәрделәр. 

Сарайлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметова Ләйлә белән Набиев Савелий "Җырлы балачак илендә" уңышлы чыгыш ясадылар.

Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Шәрләрәмә авыл җирлегендә экологик өмәләр

 

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында безнең мәктәптә педагоглар һәм укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егет  Степанов В.Г. белән очраштылар.

Бердәм көн кысаларында 8-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары кирәкле эш һөнәрләре белән таныша һәм ихтыяҗ булган белгечлекне ничек алырга һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашырга, эш бирүчеләр һәм төбәк хакимиятләре ягыннан ярдәм чаралары турында белә алачак.

10 апрель көнне 5-9 сыйныф укучылары арасында финанс куркынычсызлыгы буенча белем арттыруга юнәлдерелгән мөһим чаралар узды. Финанс куркынычсызлыгы буенча олимпиадага әзерлек кысаларында ике махсус дәрес үткәрелде: берсе финанс куркынычсызлыгы нигезләренә, икенчесе заманча финанс схемаларының үзенчәлекләренә, шул исәптән дроплар турында.

Беренче дәрестә укучылар акча белән дөрес эш итүнең мөһимлеге, финанс мошенниклыкларын ничек танып белү һәм алардан үзләрен яклау турында белделәр. Укучылар дискуссияләрдә актив катнаштылар, гамәли бурычларны хәл иттеләр һәм реаль тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Бу дәрес балаларга үз финанслары өчен шәхси җаваплылыкның әһәмиятен аңларга ярдәм итте һәм аларны уйланылган карарлар кабул итәргә өйрәтте.

Икенче дәрес финанс мошенниклыгының популяр методларының берсе булган "дроплар" төшенчәсенә багышланды. Укытучылар чит банкларны куллану белән бәйле нинди куркынычлар булуы турында җентекләп сөйләделәр.

Россия һәм дөнья мәктәпләрендә КИНОУРОКЛАР проекты-ул кино сәнгате һәм фильм геройлары мисалында яхшы эшләр аша этик сыйфатларга ия мәктәп тәмамлаучылар буынын тәрбияләүче проект.

Санитар-экологик икеайлык планы буенча, Ләке авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре, юл буе полосаларын һәм оешма территорияләрен чистарттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International