ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" нда "Әни ул җылы кул..." исемле бәйрәм иртәсе үтте. 

7 март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәгеАлександровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган КВН узды. Бу бәйрәм алды көнендә зал язгы кәеф, елмаю, шатлык белән тулды. Чараны алып баручылар барлык хатын-кызларны һәм кызларны котладылар.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием сөекле" бәйрәме узды. Бәйрәм яраткан әниләр турында шигырьләр һәм җырлар белән башланып китте. Балалар әниләре белән бергә уйнадылар, биеделәр, ә ахырда мастер-класс үткәрелде, анда әниләр балалар белән бергә үз куллары белән бүләк-аппликация ясадылар. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр алды

Карашай-Саклау мәдәният йортында Сарвиназа һәм Мирас ансамбльләре катнашында 8 мартта хатын-кызлар көненә багышланган батл узды.

6 нчы мартта ЮИД отрядларының «Кызыл, сары, яшел» район агитбригадалары конкурсы узды. Җәлил гимназиясе командасы гимназия данын уңышлы яклады. Җитәкчеләре: Кашапова С. Р., Хисамова М. И.

Сарман муниципаль районы халкына һәм кунакларына рәсми бергәлекләр һәм социаль челтәрләрдәге битләр, Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты мессенджерлары турында хәбәр итәбез. Монда сез соңгы яңалыклар белән таныша аласыз.

Без район тормышы, мөһим вакыйгалар, муниципалитет гамәлгә ашыра торган карарлар һәм проектлар турында актуаль мәгълүмат биреп, сезгә якынрак булырга омтылабыз. Яңалыклар турында оператив рәвештә беренче кулдан белү өчен безнең битләргә язылыгыз.

8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тәрбия буенча директор киңәшчесе «Җәлил гимназиясе» активистлары белән берлектә коллективны бәйрәм белән котлап, аларга открыткалар һәм туңдырма тапшырды. 


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 «Лилия» балалар бакчасында  «8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә»  багышланган бик кызыклы    телевизион күңел ачу тапшыруы  узды.

2025 елның 2-3 мартында Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында «Созвездие-Йолдызлык-2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International