ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2025 ел
шимбә

Бүген  МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Май чабу бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды! Барлык сыйныф укучылары традицион рус уеннары һәм күңел ачуларда катнаштылар. Мәктәптә бүген бик күңелле булды.

Бәйрәмнең кулинар өлешенә аерым игътибар бирелде — балалар һәм укытучылар кыш белән хушлашу һәм язны каршылау символына әверелгән тәмле коймаклар авыз иттеләр

Укучыларда «Гражданнар оборонасы» төшенчәсен формалаштыру һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру максатында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык класс сәгате узды.

   "Патриотик китаплар уку атналыгы" кысаларында 27 февраль көнне Александровка авыл китапханәсендә Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен патриотик укулар үткәрелде.

27 нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе" базасында "Точка роста" үзәге җиһазларын кулланып ачык дәрес үткәрелде. 

28.02.2025 елда "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "Изге эш - Ватанга хезмәт итү!" Парламент дәресе узды. Дәрескә Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Дәүләтҗанов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Айназ Фаизовна, махсус хәрби операция ветераны, мәктәбебезнең элеккеге укучысы Динар Фиргатович Миннегулов чакырылган иде.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Сезне барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм! 

Сезнең эшчәнлек Татарстанны дөньякүләм мәйданга танытты. Йөзләгән милләт вәкилләрен туплаган халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшисез, һәр төбәкнең сулышын тоеп, үтенечләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәсез. Һәр өметле җылы сүзегез хезмәт кешесенә канат куя, анда кайда гына яшәсә дә туган җиренә, милләтенә карата горурлык хисләрен арттыра. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлгән максатчан сәясәтегез һәркемдә киң яклау таба. 

Барысы өчен дә Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бөтен сарманлылар исеменнән зур рәхмәт.

Алга замана куйган бурычлар, күңелегездә туган матур теләкләр тормышка ашсын. Туган Татарстаныбызның һәр адымы хәерле һәм уң булсын. 

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле һәм бәрәкәтле тормыш, тынычлык, иминлек телим.


28
февраль, 2025 ел
җомга
Мәктәптә туклануга ата-аналар контроле. Бүген, 2025 елның 28 нче февралендә, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең ашханәсендә туклану сыйфатына ата-аналар контроле ясалды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: -ашханәдә санитария нормалары үтәлә; -пешерү менюга туры килә; -ашханә хезмәткәрләре махсус киемдә; -дежур сыйныфлар өстәлләрне вакытында әзерлиләр; Балалардан сораштыру буенча, аларга мәктәптә ашату ошый. Гомумән алганда, шелтәләр юк, тикшерү нәтиҗәләре туклануны контрольдә тоту журналларына теркәлеп барыла.

28 февраль көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә барлык теләүчеләр өчен укытучы Кәримов Ирек Наил улы белән "гитарада уеннар" мастер-классы оештырылды.

Хөрмәтле райондашлар!

Изге Рамазан ае башлану белән ихлас куңелдән котлыйм!

Бу Изге ай безнең өчен тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык курсәтергә, тагын да туземлерәк, ихласрак шәхес булу өчен куп мөмкинлекләр ача.

Сезнең барыгызны да мөселман дөньясының олуг бәйрәме белән тагын бер кат тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. Рамазан айларын матур итеп уткәрергә язсын.

Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

"Ләйсән" балалар бакчасы рус халкының гореф-гадәтләрен истә тотып Масленица бәйрәмен уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International