ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасында «ЭКОяз 2025» республика конкурсы старт алды, аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү. 

7 апрель Йөклеләр көнендә Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин күп балалы гаиләләрне, бәбәйләре туу уңаеннан котлады: Шамил һәм Алинә Нуртдиновларны уллары Азат тууы белән, Рамил һәм Эльвира Әхмәдуллиннарны кызлары Алисә тууы белән, Ринат һәм Чулпан Гайнановларны кызлары Азалия тууы белән. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык теләде.

Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина да кушылдылар.

"Кино дәресләре" проекты кысаларында МБОУ "Петровскозаводская СОШ" мәктәбе укучылары "Өч кояш" фильмын карадылар

МБОУ "Петровскозаводская СОШ" мәктәптәбендә  язгы ике айлык башланды


5
апрель, 2025 ел
шимбә

5 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә ел саен үткәрелә торган "Тоталь диктант" акциясе булып узды. Гимназия укучылары һәм педагоглары, үзләренең грамоталылыкларын һәм рус телен яратуларын тикшерү өчен, бөтен ил буйлап меңләгән катнашучыларга кушылдылар. 

Бүген мәктәбебездә грамоталылыкны масштаблы тикшерү узды – без "Тоталь диктант" халыкара акциясенә кушылдык! 

Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе тоталь диктант – 2025 акциясенә кушылды!
 Бу вакыйга укучыларны һәм педагогларны гына түгел, ә үзләренең грамоталылыгын тикшерергә һәм рус телен саклау идеясен хупларга теләүчеләрне берләштерде. Диктант тәмамланганнан соң катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күпләр билгеләп үткәнчә, текст бер үк вакытта катлаулы һәм мавыктыргыч булып чыкты, ә мәктәптәге атмосфера зур интеллектуаль марафонны хәтерләтте. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак, әмма хәзер үк ачык: килгән һәркем җиңүче булды — чөнки үз-үзенне сынап карау зур кыюлык!

Санитар-экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында мәктәп коллективы мәктәп территориясен җыештырды. Әйләнә-тирәбездә чисталык һәм тәртип булдыру һәрберебезнең изге  бурычы. Әйдәгез, табигать анабызны кайгыртырга өйрәник, әйләнә-тирә мохитне төзекләндерүгә күбрәк игътибар бирик.

   Горурланып хәбәр итәбез, Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «беренчеләр хәрәкәте»спорт юнәлешен популярлаштыру кысаларында Сарман районы беренчелегенә бадминтон буенча ярышлар уңышлы узды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International