МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" 23 февральга балалар үз куллары белән бүләк ясадылар. Иң кадерле бүләк - үз кулларың белән ясалганы.
17 февраль көнне “И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе”нда яшь рәссамнарның “Илһам нуры” ачык республика конкурсында катнашкан укытучылар һәм аларның укучылары өчен мастер-класслар үткәрелде.
Фотосессия - ул билгеле бер концепция белән, билгеләнгән тематика кысаларында һәм бирелгән стильдә фотографияләр сериясен булдыру процессы. Ул студиядә, ачык һавада яки билгеле бер локациядә узарга мөмкин. Бер яки берничә кешене, вакыйгаларны яки объектларны фотога төшерә. Бүген безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар елына багышланган фотосессия узды
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында, “Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары өчен лаборатор дәресләр үтте
18 февральдә "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уенының өченче һәм сигезенче этабы узды.
3 нче этап химик һөҗүм һәм 8 нче этап хәрби исем.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатихов килде. Чаралар барышында министр урынбасарын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.
Бүген безнең педагоглар: өлкән тәрбияче Зиннәтуллина т.н., тәрбиячеләр Костина н. н., Шәрипова Р. Э. Сарман, Алабуга, Лениногорск һәм Нурлат районнарының "Яшьтәшлек: аралашу чарасы буларак грамотага өйрәтү" темасына зона укыту семинарында катнаштылар. Киләчәк белән Диалог».
Шушы якты , матур кыш көнендә гомерен хезмәткә багышлаган, балалар үстергән, тормышның авырлыгына түзгән, рәхәтен дә күрә белеп яшәгән Нурлыгадән апага 90 яшь тулды. Ә без, аның бистәдәшләре, хезмәттәшләре юбилеен котлап кунакка бардык. Якты итеп каршы алды безне Нурлыгадән апа. Әле бүген дә нурын җуймаган күзләре күрә, колагы сак, йөзе ачык аның. Балаларын үстереп кеше иткән ана бүген аларның түрендә утыра, килгән кунакларга сөенеп чәен әзерли, сөйләшеп сүзе бетми.
Бу тормышта күпне күргән апа ул. Сарман районы Рангазар аылында 1935 елда туган. Авыр еллар булса да укуга теләге булган. Авылда башлангыч, Буралыда 7 еллык мәктәпне тәмамлагач тормыш арбасына бик иртә җигелергә, колхоз басуларында эшләргә туры килә аңарга. 18 -19 яшьлек елларын ул «мултуфта»( Молотов шәһәре инде ул) урман кисә әле. Эшкә нык, тырыш , батыр кызларны колхоздан « вербовать» итеп җибәрәләр. Аннан «Сөләйнефть» идарәсе бар куатенә эшли башлаганда, СМУ га эшкә килә. Эше дә «бик җиңел» була аның. Нефтьнең ургылып аккан, төзелешнең кызу темплар белән барган еллары бит. Ә төзелеш өчен бетон – иң кирәкле материал. Кирәк икән аны әзерләргә дә кирәк. Әнә шул кирәк булган бетонны әзерләүдә эшли ул. Анда инде «бетономешалкалар» гына түгел, авыр кул хезмәте дә бик мөһим була.
Эшкә батыр, кыю кыз 1966 елда оператор булып «Сөләйнефть» идарәсенең 2 цехына эшкә килә. 20 елдан артык басуларны иңләп - буйлап йөреп лаеклы ялга чыга.
Шул арада тәгәрәшеп балалар үсә, оныклар, оныкчыклар туарга да өлгерә. Беренче иптәше 44 яшендә вафат булгач, сугыш ветераны Фаик абыйга тормышка чыгып Загидуллина Нурлыгадән булып китә. Сугышларда йөреп кайткан Фаик абыйның да саулыгы нык какшаган була шул. Нурлыгадән апаны ялгыз калдырып ул да 70 яшендә фани дөньяга күчә.
Бүген Нурлыгадән апа оныкларга, оныкчыкларга куанып яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә аңа бер генә теләк теләргә кала: «үзең теләгән кадәр, сау-сәламәт булып яшә әле, ветеран!»Үзең теләгән кадәр, сау сәламәт булып яшә әле, ветеран!
Жәлил шәhәр тибындагы поселогы ветераннар Советы рәисе
Әнисә Минһаҗева февраль 2025 ел.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
18 февраль көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә шәфкать туташы Зиннатулина Фирая Ислам кызы "Баш авырту - яшүсмерләр арасында еш очрый торган шикаять"дигән темага лекция укыды.