Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Лилия» балалар бакчасында «Җәлилне яттан сөйлибез» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
2025 елның 13 мартында «инклюзив белем бирүнең дәвамлы системасы: фән һәм практиканың актуаль проблемалары» халыкара форумы кысаларында «Инклюзив савыктыру лагере шартларында балалар ялын оештыру»секциясе эше планлаштырылган. Форумны оештыручы-Казан инновацион университеты. В.Г. Тимирясова.
13 февраль көнне Карашай-Саклау авыл мәдәният йортында татар КВН уенының өченче сайлап алу туры булып узды.
Муса Җәлил-татар герой-шагыйре.
14 февраль көнне әзерлек төркеме балалары белән бөек татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-бөек шагыйрьгә, аның батырлыгына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү.
Ватанны саклаучылар елы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында Саклаубаш урта мәктәбендә "Батыр егет - ил күрке"чарасы оештырылды.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды.
Тикшерү барышында укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, аш залының санитар-техник торышы, ашханәнең эш режимы, хезмәт күрсәтү культурасы, әзер ризыкларны бәяләү кебек туклануны оештыру күрсәткечләре каралды. Кайнар туклануны оештыру буенча кисәтүләр юк.
Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы , Совет берлеге каһарманы . Бу исемне телгә алуга , күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була . Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә , үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. . « Гомерем минем моңлы бер җыр иде , Үлемем дә яңгырар җыр булып .» дип яза Муса Җәлил. Матур итеп бизәлгән залда балалар белән бергә Җәлилнен шигырьләрен искә алып. яттан сөйләдек, аның батырларча һәләк булуын искә алдык
Бүген тыл ветераны Мөдәрис Шәмсимөхәммәт улы Нәҗметдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны истәлекле дата белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
15 февраль - бистәдә яшәүчеләр өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата алдыннан, 14 февральдә, Шагыйрь һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары анда катнашып, герой-шагыйрьне искә алдылар.