«Профессионалитет» федераль проекты кластерлары студентлары «Киләчәк һөнәрләре»фотографияләр конкурсында катнаша ала. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Узган елгы конкурста җиңүчеләр арасында - «Түбән Кама индустриаль техникумы»ДАҺБУ. Конкурсның максаты: эшче һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең абруен күтәрү, шулай ук «Профессионалитет» федераль проектын «Яшьләр һәм балалар»милли проектын популярлаштыру.