Башлангыч сыйныф укучыларының “Беренче адымнар” I районара фәнни-гамәли конференциясе

2025 елның 25 марты, сишәмбе

2 нче Җәлил урта мәктәбе укучылары башлангыч сыйныф укучыларының “Беренче адымнар” I районара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Районнар арасындагы фәнни конференциядә катнашу - мәктәп укучылары өчен зур казаныш. Бу аларның хезмәт сөючәнлеге, кызыксынучанлыгы һәм белемгә омтылышлары, шулай ук остазларының сыйфатлы эше турында сөйли. 
Шуның белән балалар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр! 1 А сыйныф укучысы Галиәхмәтов Данил, 2 Б сыйныф укучылары Шәрифуллина Рамина, Миннегалиев Нурислам, 3 Б сыйныф укучысы Марданов Данияр призер булдылар. 
(Фәнни җитәкчеләре: Фәрхетдинова Т.Ф., Хәмидуллина А.Х., Гаскарова Л.М.) 
Лауреат дипломнары белэн 1 Б сыйныф укучысы Рәхимов Айнур, 2А сыйныф укучысы Грицина Аделия, 3А сыйныф укучысы Мамедова Ясминә, Фасахова Ясминә, 3 Б сыйныф укучысы Газизова Йолдыз, 3 В сыйныф укучысы Толстошеева Алиса, 4 А сыйныф укучысы Шәйхетдинов Булат бүләкләнде. (Фәнни җитәкчеләре: Павелкина А.М., Мияссарова Л.К., Бариева Ф.Ф., Нуретдинова Л.Ф., Шайхелисламова Л.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International