ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

4 февраль көнне "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Сарман профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы укучылар белән кышкы чорда юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Ул урамнарда игътибарлы булырга һәм кышкы һава шартларында юл куркынычсызлыгы турында онытмаска кирәклеген искәртүдән башлады. Алсу Рәзин кызы укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, караңгы вакытта киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны, автотранспортта куркынычсызлык каешын эләктерүне искә төшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм аларны куллану юл хәрәкәтендә ышанычлы катнашучы булырга ярдәм итә. Укучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашып,актив рәвештә сораулар бирделәр. Әңгәмә җаваплы булырга, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кайгыртырга өндәү белән тәмамланды.

5 февральда хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Петровка-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.

Күп санлы төрле һәм кызыклы беләзекләр, значоклар уйлап табылуга һәм мәктәп портфельләрен һәм рюкзакларын, курткаларны һәм яктылыкны кире кайтара торган кушымталы комбинезоннарны ешрак күрергә мөмкин булуга карамастан, барысы да яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрми. ЮИД хезмәткәрләре мондый укучылар белән юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге турында өстәмә аңлату әңгәмәсе үткәрделәр. ЯКТЫЛЫК КАЙТАРГЫЧЛАР-МОДАДА ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗ!

Авылыбыз фельдшеры Борисова Р.Д. Ләке мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясады. Ул бүгенге көн яшүсмерләренең электрон тәмәкегә, энергетикларга тартылуын, алкоголь эчемлекләр һәм аларның бала сәламәтлегенә зыян китерүен аңлатты. Шулай ук укучыларның телефонга бәйлелегенә дә тукталды. Мобиль бәйлелек стреска, депрессиягә, борчылуга, йокысызлыкка, үзеңне хөрмәт итмәүгә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә проблемаларга китерергә мөмкин. Социаль челтәрләргә бәйлелеккә дә тукталды. Болар барысыда бала организмына зур зыян салуны ассызыклады.

 Һәрберебезнең сәламәтлеге үз кулыбызда! Күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга кирәк! Сәламәт булыйк!

Икенче кече группада күңелле физкультура. Максат: кече яшьтәге балаларда физик күнегүләр һәм хәрәкәтчән уеннар белән кызыксыну тәрбияләү, сәламәтлекне ныгыту. Бурычлар: физик сыйфатларны үстерү: җитезлек, тигезлек, күз үлчәү, игътибарлылык. Шулай ук балаларда кызыксыну һәм җиңүгә ирешү теләге уяту. Дәрес уен формасында узды, бу балаларга бик ошый.

     3 февральдә “Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары "Кызыл тасма" фильмын карадылар. Балаларда, сугыш вакытында үз гомерләрен куркыныч астына куеп, совет сугышчыларына җиңәргә ярдәм иткән пионер-геройларга хөрмәт хисе артты. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә буыннар дәвамчанлыгы аеруча кискен сизелә.

Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында Миргалиев Дахъян Миргали улы һәм Миргалиева Рәсимә Сәхәбетдин кызы бергә тормыш итүләренең 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

      4 нче февральдә МБББУ " Советлар Союзы Герое А. А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  оборона-массакүләм, спорт һәм патриотик эш айлыгы  кысаларында шашка буенча турнир узды.
 

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының кечкенәләрнең икенче төркем балалары эксперименталь эшчәнлек аша кар белән таныштылар.

Җәлилнең 1нче мәктәбендә 4 А сыйныфы бөркетләре «игелекле капкачлар»дип аталган пластик капкачлар җыю буенча экологик акциядә катнаштылар. Бу инициатива табигатьне кайгыртуга гына түгел, балаларда әйләнә-тирә дөньяга хөрмәт тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. Һәрбер капкачы-уртак эшкә өлеш кертү ул: без табигатькә булышырбыз, ә җыелган капкачлар эшкәртүгә тапшырылачак, бу яңа эшләнмәләр ясарга һәм шуның белән чүплекләрдә пластикның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International