"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә мәктәп укучылары өчен "Патриотизм: традицияләр һәм хәзерге заман" районара НПК һәм укытучылар өчен "Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары" республика НПК подсекциясе узды.
Районара НПКга 100 дән артык эш килде: шуларның 70тән артыгы "Za Победу" әдәби секциясенә, 30га якын фәнни-тикшеренү эше "Ватан бүләкләнгән", "Ташка киенгән хәтер", "Бер батырлык тарихы" секцияләрендә.
Һәр укучы үз эшен яклап чыгыш ясады.
Жюри әгъзалары укучыларның эшләрен һәм чыгышларын югары бәяләде.