Бүген районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.
Агрофирмаларда тикшерүгә барлык техника тапшырылган иде. Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев озата йөрделәр.