Бүген Ләшәү - Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы вакытында Артекның яшь яклаучыларының батырлыгына багышланган "Кызыл тасмалар" исемле фильмын карадылар.
Әлмәттә Мәгариф идарәчеләре һәм лидерлары -2025 ике көнлек төбәк слеты старт алды, аның эшендә 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы мөдире һәм өлкән тәрбиячесе катнаша.
Мәктәбебез укучылары Мортамак туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Анда "Сугыш чоры балалары белән очрашу" дигән батырлык дәресе уздырылды. Балалар сугыш чорының авырлыклары турында белделәр һәм шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән шаһитлар белән аралаштылар. Сугыш чоры балаларының сөйләгәннәре укучыларга көчле тәэсир ясады һәм үз илләренең тарихын яхшырак аңларга ярдәм итте. Мөһим чараны оештырган өчен музейга рәхмәтебезне белдерәбез!
2025 елның 13нче мартында МББУ «Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 10 нчы сыйныф җәмгыять белеме фәне буенча проект эшләрен яклау булды.
"Сак булыгыз, юка боз"темасына профилактик әңгәмә
Зур Нөркәй балалар бакчасында бүген нәниләр суган утырттылар. Алар суганның формасы, ничек утыртырга кирәклеге һәм файдасы турындагы белемнәрен гомумиләштерделәр.Балалар, бик теләп, салат ясар өчен яшел кыякларын көтәләр.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 классында физика фәненнән “Ом законы. Уткәргечләрне параллель һәм бер-бер артлы тоташтыру. Мәсьәләләр чишү” темасы буенча ачык дәрес үтте. Дәрес эшлекле шартларда үтте, укучылар тема буенча терминнарны, формулаларны искә төшерделәр, төрле типтагы мәсьәләләр чиштеләр. Дәрестә функциональ грамоталылыкны үстерү максатыннан уку, финанс, математик грамоталылыкка зур басым ясалды. Практик өлештә бирелгән схема буенча үткәргечләр тоташтырдылар. Дәрес мавыктыргыч, файдалы булды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
«И.Г. Шакиров исемендэге Сарман балалар сәнгать мәктәбе» укучыларын 8 мартка багышланган «Чудесный женcкий день» бөтенроссия балалар иҗат конкурсында җиңүләре белэн котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез!