ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан 8 А сыйныфы укучылары "Россия коррупциясе" дигән тере гәҗит оештыруда катнашты.

Россиядә Аналар көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә.Шушы бәйрәм уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Программада  әниләргә багышланган  моңлы җырлар, матур шигырьләр ,уеннар булды.


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

2025 елның 1 декабрендә Күтәмәле мәктәбендә 8 һәм 9 сыйныф укучылары белән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә булды. 2025 елда бу әһәмиятле көннең темасы — «Авырлыкларны җиңү, СПИД белән көрәш буенча чараларны трансформацияләү» булды. Укучыларга бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килүе, шулай ук СПИДка каршы көрәш символы булып "кызыл тасма" – махсус рәвештә бөкләнгә тасма кисәге торуы турында сөйләделәр.

1 нче декабрь көнне МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган мәктәп линейкасы узды. Бу чара мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемалары һәм авыруларны профилактикалау турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән белем бирү программасының мөһим өлешенә әверелде.

«Бердәм россия» партиясенең туган көнендә җирле бүлекчәнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкның федераль депутат белән турыдан-туры сөйләшү мәйданчыгына әверелде. Гражданнарны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан гаджиев кабул итте. Очрашу барышында Парламентарийга Сарман районының ике кешесе мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә кабул ителде.

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -2.+1˚. Көндез максималь температура 0..+3˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.

1 декабрьдә билгеләп үтелә торган «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнендә партиянең җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү булды. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин үткәрде.

Бүген Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Саклаубаш урта мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International