Православие динендәге райондашларны чын күңелдән Качману бәйрәме белән котлыйм!
Бүгенге изге көн дөньяларга тынычлык, йорәкләргә чисталык, рухыбызга ныклык, тәнебәзгә саулык, эш-гамәлләребезгә дөреслек алып килсен, имин көннәр сезгә телим.
Күп кенә дин тотучылар өчен 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төн традицион чукындыру коенуларына сәбәп булып тора. Суга чуму сулыкларга һәм махсус җиһазландырылган коену урыннарына башкарыла. Шул ук вакытта күпләр бу гамәлгә каршы күрсәтмәләр һәм аның сәламәтлек өчен мөмкин булган нәтиҗәләре турында уйламый. Салкында бәкедә коену хәтта нык һәм сәламәт организм өчен дә көчле стресс булып тора. Роспотребнадзор мондый чаралар уздыру вакытында саклык чаралары турында искә төшерә.
"Кышкы игелекле эшләр эшләү чоры" акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» отряды укучылары хезмәт ветераны Вәлиева Мөслимә Имами кызына ишегалды территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.
Хәзерге вакытта георгий лентасы Җиңү көнен бәйрәм итүнең аерылгысыз аксессуарына әйләнде, әлеге тантананы бәйрәм итүнең бер символы булып тора. МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" дә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Укучылар һәм укытучылар "Георгий тасмасы"дигән матур брошь ясадылар. Брошьларны махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы-якташларга җибәрәчәкбез. Шулай ук георгий ленталары авыл халкына да таратылачак.
17 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Вилданова Р.И. белән очрашу узды. Ул 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Балигъ булмаганнар арасында урлауларны кисәтү" темасына әңгәмә үткәрде.
18 гыйнвар – Бөтендөнья Кар бабай көне. Әлеге бәйрәм алдыннан әзерлек төркеме һәм беренче 1 нче урта мәктәп активистлары «Кар бабай Көне»тематик көнен үткәрделәр. Әңгәмә вакытында балалар Кар бабай көне тарихын, Кар Бабайның кайчан һәм кайда барлыкка килүен, Кар бабай белән бәйле билгеләр турында белделәр. Бергәләп балалар бик теләп сөйкемле кар бабайлары ясадылар. Ә шулай ук мини күңелле стартлар үткәрделәр «Кем тизрәк?». Балаларга кунакка Кар бабай үзе килгән. Көн шатлык һәм күңел ачу атмосферасында узды. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Азалак авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу үткәрелде.
Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Имән авыл җирлегенең отчет-сайлау җыелышында концерт программасы белән чыгыш ясадылар
Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары музейның өр яңа интерактив чарасында катнаштылар. "Туган ягым яшел бишек" дип аталган әлеге чара, ел фасылларының иң рәхәтенә, иң җылысына, иң кояшлысына кунакка алып кайтты.
Үзебезнең басу-болыннардан, урманнардан җыеп алып, саклап кына киптергән хуш исле чәчәкләре, үләннәре җәй белән бәйле хисләрне яңартты...балачакның яланаяклы җәе... Әлбәттә, хис-тойгыларга гына бирелеп утырмадык. Сәяхәтебез вакытында туган ягыбыз-Сарманыбыз табигате шаккаткыч, чиксез бай икәнен ачыкладык. Дару үләннәренең исемнәрен, файдалы үзенчәлекләрен өйрәндек. Агулы һәм зыянлыларын да истә калдырдык. Ә чараның ахрында безнең кунакларыбызны һәрвакыттагыча сюрприз көтә иде. Киләсе матур, имин җәйгә кадәр күзләрен иркәләп, күңелләрен җылытып торыр дип ышанабыз)))
Карап торышка кечкенә генә янчык! Алар - Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең кечкенә "бөркетләре" тарафыннан махсус операциядәге сугышчыларга атап ясалган талисманнар. Һәр талисман үзенә укучыларның күңел җылысын, ярату, рәхмәт хисләрен, сугышчыларга карата изге теләкләрен сеңдергән. Барыбыз да илебезгә тынычлык урнашуын, сугышчыларның якыннары янына исән - сау әйләнеп кайтуларына өмет итәбез