Әни-ул безнең тормышыбызның башы, иң җылы караш, иң яраткан йөрәк, иң яхшы куллар. Кайвакыт без әниләргә иң назлы сүзләр әйтергә, аларга мәхәббәтен белдерергә онытабыз, әмма без әниебез бар икәнен беләбез — без саклаучы фәрештә яклавында торабыз. Педагогларның бурычы-балаларда әниләр турында кайгырту, аларны яхшы гамәлләре белән сөендерү, ягымлы һәм назлы сүзләр белән иркәләү, кибеттән сатып алынмаган, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшыру теләген формалаштырырга омтылу. Әнине котлау-ул бүләк кенә түгел, бәлки ул, һичшиксез, озак саклаячак матур әйбер бүләк итү, баласын сөенеп һәм яратып искә алу.