Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек җитәкчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы җиткерде. 2024 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәре Хасанов Лаззат Дагир улының доклады тыңланды. Шулай ук янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улының чыгышы тыңланды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы таныштырды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән күргәзмә оештырылды
«Проф.грантлар»социаль проектлауның республика интенсивы
18 январь көнне «Айтуган» спорт залында Сарман муниципаль районының авыл җирлекләре арасында V Спартакиада кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Агымдагы елның 17-18 гыйнварында Сарман аграр көллияте спорт залында Илмир Мөнир улы Гайфуллин истәлегенә багышланган бадминтон буенча турнир узды.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм!
Бүген Сезнең исем күренекле дәүләт, сәясәт, җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә танылган һәм мәртәбәле. Татарстан Республикасының дөньякүләм дәрәҗәдә абруйлы республика, хөрмәткә лаек милләт булып үсүендә Сезнең өлешегез зур. Бүгенге көндә дә тынгысызлыгыгыз, милләтебезнең тарихи мирасларын торгызуда һәм саклап калуда фидакарь эшчәнлегегезгә сокланабыз.
Алга таба да шулай ук яшьләрчә энергия белән татар иленең зирәк киңәшчесе булып мең яшәгез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында 5 нче сыйныф укучылары өчен үзәкнең җиһазларын кулланып “Күзәнәк төзелеше” темасы буенча биология дәресе узды
20 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 2 сыйныфлары укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
2025 ел Россиядә юбилей датасы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең һәм халыкара дәрәҗәдә нацизмга каршы көрәшнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында шахмат буенча турнир узды. Чарада "шахмат" өстәмә белем бирү программасы буенча дәресләргә йөрүче укучылар һәм әлеге уенны яратучылар катнашты. Турнир балаларда зур кызыксыну уятты. Уеннар барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм башкаларның уңышсызлыклары өчен борчылдылар. Җиңүчеләр үзләренең шатлыклы хисләрен яшермәгәннәр. Укучылар, көндәшләре белән көрәшеп, шахмат уенының күптөрле һәм беренче күрүдә күренгәнчә гади булмавын күрсәттеләр.
Җәлилнең 1нче мәктәбендә "Орленок-Доброволец" трегы "Кышын кошларны ашатыгыз"экологик акциясеннән башланды. Башлангыч сыйныф укучылары акция барышында кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм аларны мәктәп территориясендә, паркта элеп куйдылар, шулай ук булган җимлекләрне тутыру өчен төрле ярмалар һәм көнбагыш китерделәр. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын — кошларга елның катлаулы вакытында исән калырга ярдәм итүләрен аңладылар. Балалар башкарылган эштән зур шатлык алдылар! Игелекле эшләр башкару бик ансат!