ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

30 декабрь көнне Илексаз мәдәният йортында «Тылсымлы Алан»исемле яңа ел тамашасы үткәрелде.Авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанов Флер Мусабир улы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле артистлар бәйрәмне матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр.


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына саф һавада хәрәкәтчән уеннар ошый. Алар бит беләләр, туңмас өчен күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Кыш көне саф һавада хәрәкәтчән уеннар, күңел ачулар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Чанада, чаңгыда шуу, карда уйнау - кышкы күңел ачулар һәм күңел ачулар никадәр күп!

«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары тауда күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр

 


1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Азалак авыл җирлегендә Яңа ел чаралары


31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлегендә Яңа елга багышланган  бәйрәм кичәсе булып узды. 

Саклаубаш авыл җирлегендә Яңа ел чаралары узды.

30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында «Эх, күнелле үтә бездә Яна ел бәйрәмнәре!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме  узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм жирле  артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды.

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын. 


30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин республиканның «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды. Фәрит Мөнәвирович балаларга күптән көтелгән бүләкләр, татлы сюрпризлар тапшырды һәм Яңа 2025 ел белән котлады.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

СВО да хезмәт итуче егетләребезнен балаларына Яна ел буләкләре өләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International