Май чабу, мөгаен, бик борынгы заманнардан ук башланып киткән иң күңелле, шау-шулы халык бәйрәмедер. Май чабу-салкын кышны, аның бураннары, салкыннары белән озату һәм күптән көтелгән язны каршылау, табигатьнең уянуын, көтелгән җылылыкны алып килү ул. 27 февраль көнне Зур Нөркәй балалар бакчасында бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрдек. Бәйрәм кызыклы конкурслар, күңелле җырлар, шаян уеннар «Аркан тартышу», «Киез итек ыргыту», «Алтын капка», әйлән-бәйлән, яз чакырулары, табышмаклар белән үрелеп барды. Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады! Традиция буенча бәйрәм тәмле коймак ашау белән тәмамланды.