Халык өчен мәгълүмат

2025 елның 28 феврале, җомга

1 марттан «Россия эше» порталында 2026-2027 елга максатчан укуга кабул итүнең детальләштерелгән квотасын формалаштыру өчен максатчан килешүләр төзүгә ихтыяҗ турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге бар.

Гаризалар 01.04.2025 елга кадәр кабул ителәчәк.

ТР ЦЗН ДКУның Сарман районы буенча бүлеге квалификацияле кадрларны максатчан әзерләүгә ихтыяҗ кичерүче эш бирүчеләргә Бердәм идентификация һәм аутентификация системасын (ЕИА) кулланып, "Россия эше" порталында алдан теркәлү узарга кирәклеге турында хәбәр итә.

Эш бирүчеләрне максатчан укыту-яшь һәм талантлы белгечләрне җәлеп итү, кадрлар резервын формалаштыру һәм киләчәктә компанияне профессионаллар белән тәэмин итү өчен менә дигән мөмкинлек. Заявка бирер алдыннан компания профилендә ОКВЭД, милек формасын һәм максатчан укыту заказчысының категориясен күрсәтергә кирәк.

Максатчан укыту заказчылары да, максатчан укыту заказчыларына карамаган эш бирүчеләр дә гариза бирә ала. Әгәр дә гариза билгеләнгән вакытта (2025 елның 1 апреленә кадәр) бирелмәсә, оешма квота ала алмаячак.

Белешмәләр өчен Телефон 88(5559) 2-52-12

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International