10 нчы декабрь көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Россия бөркетләре" программасын тормышка ашыруда социаль кыйммәтләрне формалаштыру" темасына башлангыч сыйныф укытучыларының чираттагы утырышы булды
10 декабрьдә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Аграр колледж вәкиле әти-әниләргә көллияттә укытуның өстенлекләре, яшәү шартлары һәм алга таба перспективалары турында сөйләде. Шулай ук әти-әниләренә мәктәп директоры Г.Ф. Латифуллина да мөрәҗәгать итте, туклану мәсьәләләре турында фикер алыштылар, директорның урынбасары Н.К. Мостафина мәктәптә дисциплина мәсьәләләрен кузгатты
9 нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнендә Юнармия активистлары, педагог-оештыручы Семина А.В. һәм «Җәлил гимназиясе» укучылары Ватан өчен гомерен биргән татар герой-шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Александровка авыл җирлегендә Ватан Геройларын искә алдылар бүген.
Александровка авыл җирлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уңаеннан азык-төлек пакетлары тапшырылды
Ватан Геройлары көнендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларының туганнары белән очрашты. Шуны истә тотарга кирәк: геройлар онытылмады, аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Бүген сәнгать мәктәбенең яңартылган бинасында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашты. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды, аның барышында аларның тормышына һәм ярдәменә кагылышлы агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Фәрит Мөнәвир улы очрашу кунакларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Сарманда үзәк ял паркында мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды.