Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин кыска вакытлы ялга кайткан «Сарман» позывное белән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. Фәрит Мөнәвирович хәрби хезмәткәргә тепловизорлы квадрокоптер тапшырды.
Сарман Фәрит Мөнәвир улына кирәкле техника өчен һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан якташларына рәхмәтен белдерде.
2025 нче елның 7 февралендә МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Татарстан Республикасы гербы көнен һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә тематик класс сәгатьләре һәм интерактив уеннарда катнаштылар.
Чаралар укучыларның төбәкнең дәүләт символикасы һәм аның әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Интерактив дәресләрдә Татарстан гербының барлыкка килү тарихы, аның элементлары һәм аларның һәркайсының символик әһәмияте турында тыңладылар. Шулай ук пазллар җыйдылар һәм тематик рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан мәдәни традицияләрне һәм патриотизмны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Әлеге чаралар үсеп килүче буында туган якның тарихи мирасына һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт формалаштыралар.
2025 елның 7 февралендә Казанның Яңа Савин районы "Россия Герое М.Р.Ахметшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирүче татар-рус мәктәбе"ндә "Тарих данлы битләр. Геройлар мәктәбе" конференциясе үтте.
Конференция нәтиҗәләре буенча "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"нең 6 нчы сыйныф укучысы Ралия Ахметбаева II дәрәҗә дипломга, "Сарайлы ООШ" филиалының 7 нче сыйныф укучысы Мухаметов Нурзиль II дәрәҗә дипломга лаек булды.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә Татарстан Республикасы гербы көне уңаеннан гербның кабул ителүе,аның тарихы турында тематик әңгәмә үткәрелде, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары турында китаплар тәкъдим ителде.
7 февральда хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Бүген, 7 нче февральдә, "Старт" чаңгы базасы территориясендә. Ф.Г. Сафин ГТО нормативларын тапшырып, «Татарстан чаңгы юлы – 2025» массакүләм йөгерешен уздырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбия буенча директор киңәшчесе Гарайшина Гөлфинә Рәкыйп кызы һәм ОБЗР укытучы-оештыручысы Гаделшин Илгизәр Равил улы 5-7 сыйныф укучылары өчен Сарман районының күренекле патриоты һәм Волонтер-эзләүче Инсаф Салихов белән очрашу оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне/
7 февраль-Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көнен һәм гражданлык-патриотик тәрбия айлыгын бәйрәм итү кысаларында МБББУ " Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе» ндә тематик класс сәгатьләре оештырылды.
Бүген Мортыш-Тамак мәктәбендә 1 нче сыйныфларның "Әлифба" бәйрәме үзды. Бәйрәмдә балалар әти-әниләргә үзләренең алган белемнәрен, һөнәрләрен күрсәттеләр. Чара бик матур күңелле үтте.