11 ноябрь көнне 1 нче Җәлил мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен "Орлята России"на багышлау булды. "Орлята России" ул кече сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлтелгән уникаль проект. Ул үз Ватанының патриотларын тәрбияләү өчен шартлар тудыра.
13 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан «Кояшкай», «Ләйсән», «Сандугач» балалар бакчалары коллективларына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан коррупцияга каршы профилактика буенча видеороликлар күрсәтелде.
2024 нче елның 13 нче ноябрендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Алар көллиятнең матди-техник базасы белән таныштылар, машина-трактор паркында, уку кабинетларында булдылар, концерт карадылар. Барлык чаралардан соң алар өчен ашханәдә төшке аш оештырылды. Балаларга мәгариф учреждениесе буйлап экскурсия бик ошады.
Кышкы сезонда Россия буенча 200дән артык сценарий һәм сәфәр идеяләре «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»милли проектының Путешествуем.РФ Порталында җыелган. Россия кышларының бөтен коллекциясен өйрәнергә һәм үзеңнекен сайларга сәяхәт итәбез.рф: https://xn--b1afab9anqfdfg9c.xn--p1ai/parent-articles/zima
Кампания идеясе " ничә кыш, ничә кыш!"безнең илнең территориясе зур булудан гыйбарәт, һәм кыш бик төрле була: карлы һәм җылы, балкып торган һәм йолдызлар белән тулы, ялкау һәм актив, салкын, ләкин теләсә кайсы йөрәкне эретергә сәләтле. Гаилә ялы һәм уртак тәэсирләр өчен төрле форматлар һәм мөмкинлекләр арасыннан сайлагыз. Татарстанда кышкы активлыклар буенча Гид https://visit-tatarstan.com/guides/led-i-sneg-gid-po-zimnim-aktivnostyam-v-tatarstane / тизйөрешле төшүләр, идеаль тигез боз һәм ап-ак чаңгы трассалары артыннан кая барырга икәнен күрсәтер. Мунча һәм СПА буенча Гид: https://visit-tatarstan.com/guides/s-legkim-parom-razryad-po-tatarski - / Глэмпинглар үз концепциясе, хезмәтләре һәм урнашу урыны белән аерылып тора: https://visit-tatarstan.com/guides/12-atmosfernykh-uyutnykh-glempingov-i-kempingov-v-tatarstane-chast-2/
Бүген Җәлил бистәсендә якташыбыз Гыймадиев Айрат Минһаҗ улы белән хушлаштык.
Айрат Минһаҗ улы 1968 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында туа. Сарманның 91нче ПТУ-да киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге ала. 1986-1988 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 20 июнендә контракт буенча киткән.
2024 елның 27 августында хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.
Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллина исеменнән хәрби хезмәткәрнең якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
12 нче ноябрьдә «Җәлил» кинотеатрында гаилә елы һәм «Безнең Җиңү» акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, шулай ук якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан бистәдәге гомуми белем бирү учреждениеләре коллективлары өчен «Әни аяклары астында Җәннәт»дигән яңа фильм күрсәтелде.
Бүген "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 1 нче сыйныф укучыларын Россия Орлятына багышлау тантанасы узды
12 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Мәгариф бүлеге, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе коллективларына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан наркоманияга каршы профилактика буенча видеороликлар күрсәтелде.
Машина йөртүчеләр өчен белешмәлек.
Комиссия утырышында Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда, теге яки бу вазыйфаи затларның административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтләре турында сораулар туа.