Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына саф һавада хәрәкәтчән уеннар ошый. Алар бит беләләр, туңмас өчен күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Кыш көне саф һавада хәрәкәтчән уеннар, күңел ачулар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Чанада, чаңгыда шуу, карда уйнау - кышкы күңел ачулар һәм күңел ачулар никадәр күп!
«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары тауда күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр
Азалак авыл җирлегендә Яңа ел чаралары
Карашай-Саклау авыл җирлегендә Яңа елга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.
Саклаубаш авыл җирлегендә Яңа ел чаралары узды.
30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында «Эх, күнелле үтә бездә Яна ел бәйрәмнәре!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин республиканның «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды. Фәрит Мөнәвирович балаларга күптән көтелгән бүләкләр, татлы сюрпризлар тапшырды һәм Яңа 2025 ел белән котлады.
СВО да хезмәт итуче егетләребезнен балаларына Яна ел буләкләре өләшенде.
Суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе бурычлыларга 2024 елның 1 декабреннән Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзелгән очракта кредит түләүләре буенча бурычларны (10 млн сумга кадәр) түләтү турында башкарма эшләрне туктату турында хәбәр итә.