Янурыс авылында Яр буе ур., 2 йорт. урнашкан күпфатирлы йорт ишегалдын төзекләндерү эшләре башкарыла
Сарман районында бүген Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Бүген 3644 укучы өчен яңа уку елы башлану билгесе булган кыңгырау яңгырады.
Янурыс авылында яшәүче Ильясова Нәкыя 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны башлык урынбасары Гәрәева Г. Р., Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева А. А. котладылар.
Бүген, 2 нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, Җәлил гимназиясе ишекләре яңадан ачылды. Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән һәм янган балалар барысы да янә мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!!!
Мортыштамак мәктәбендә белем бәйрәме.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме.
29 август көнне Мортыштамак мәдәният йортында Татарстан Республикасы көне уңаенннан, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты, авылдашыбыз Мәдинә Маликовага багышланган "Басып сайрар талы бар "исемле кичә уздырылды. Чарада "Сарман таңнары" әдәби-иҗат берләшмәсе членнары " Чишмә " фольклор ансамбле белән берлектә авылдашларга, килгән кунакларга бик матур концерт оештырдылар. Исмәгыйлева Мөнирә апа Мәдинә Маликова иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укыды. Кичә бергә "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән тәмамланды. Язучының китапларыннан күргәзмә эшләде һәм "Чишмә" фольклор ансамбленең кул эшлэре күргәзмәсе тәгъдим ителде. Бәйрәм килгән кунаклар белән чәй өстәле артында дәвам итте.
Бөртеклеләрне урып-җыюда катнашучыларны hәм чөгендер алуда тырыш хезмәт куйган алдынгы механизаторларны бүләкләүнең бүген чираттагысы узды.
Басу-кырларда хезмәт куючылар янында бу юлы Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы - хөрмәтле якташыбыз Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов та булды, игенчеләрнең хәлләрен белешеп, бүләкләнүчеләрне уңышлары белән тәбрикләде.
Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде.
Бүген Сарман районына эш визиты белән VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Марат Һади улы Галиев килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева озата йөрде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, " үзебезнекеләр турында кайгырту «республика акциясе кысаларында Марат Гадый улы Сарман урта мәктәбендә балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән очрашты, яңа уку елы башлану белән котлады.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында Җәүдәт Миргаҗәмович Бал-Тамак авылындагы «Баллы Тамак» мәчетендә булды, анда яшәүчеләр белән очрашты.