ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Каташ Каран авылындагы бюджет предприятиеләре территорияләре тәртипкә китерелде.

Янурыс авыл җирлегендә юл яны полосаларында үлән чабу башланды.

Янурыс авылында яшәүче Мәүләвиев Мансур Нурулла улы һәм Мәүләвиева Зөлфәт Сәлимгәрәевна бергә яшәүләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Икесе дә 40 елдан артык И.Серго исемендәге колхозда эшләделәр. 5 малай үстерделәр. Гаилә парын Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева А.А. котлады. Ул аларга район Башлыгы Ф. М. Хөснуллинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. СДК директоры Якупова Х.А. да бүләк тапшырды, балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз янына килде


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Сарман авылының үзәк паркында "Форпост" үзәге тарафыннан "Террорга каршы бергә" дигән профилактик акция үткәрелде, Акция сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм террорчылык эшчәнлегенә юл куймауга юнәлдерелгән.


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Муниципаль архивларга ачыклауда, аеруча кыйммәтле документларны исәпкә алуны оештыруда методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясе тарафыннан зона күчмә утырышлары үткәрелде. Мамадыш шәһәрендә республиканың 12 районы муниципаль архивлары җитәкчеләре эшләрне, документларны аеруча кыйммәтлеләргә кертү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта бастырыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Сарман районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык учреждениеләре турында мәгълүмат бар. Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк, әмма елга бер тапкырдан да ешрак уздырылмый. 2022 елда Сарман районының барлык учреждениеләрендә Мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтүенә бәйсез бәя бирелде. Нәтиҗәләр түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://sarmanovo.tatarstan.ru/za-2022-god-po-vidu-deyatelnosti-obrazovanie-i.htm . Киләсе бәя 2025 елга планлаштырылган. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр алучылар сораштыру узарга мөмкин, үз фикерләрен сылтама буенча белдерә алалар https://sarmanovo.tatarstan.ru/anketi-dlya-internet-oprosa.htm

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы  үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында  В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында сөйлиячәк.

Янурыс авыл җирлеге учреждениеләре территориясендә чабу эшләре бара

28 июньдә Җәлил шэhэр тибындагы поселок мәйданда Россия яшьләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне "Җәлил шэhэр тибындагы поселок " муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә.Кәримов ачып җибәрде. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады, Җәлилчеләргә поселокта үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, барлык теләкләрен  тормышка ашыруларын теләде.

 ⠀Музыкаль-күңел ачу программасында Җәлил шәһәр тибындагы поселокта  иҗат яшьләре «J-Crew» бию коллективы һәм «Карамель» хореография коллективлары чыгыш ясады.

Яшьләр дискотекасы бәйрәмнең якты тәмамлануы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International