Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше гомерендә булган матур вакыт. Бу – зур өметләр, ачышлар һәм планнар чоры.
Мәктәптә сез 11 ел буена белем алдыгыз. Алдагы тормышыгызда нинди генә югары үрләр яуласагыз да, нинди һөнәр иясе булсагыз да, сезне укый-язарга, яхшыны яманнан аерып танырга, тормыш мәгънәсен аңларга өйрәткән укытучыларыгызны онытмагыз.
Шуңа күрә замана таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алырга тырышыгыз, бәхетле булыгыз, сәламәт булыгыз. Ә алга таба тырыш хезмәтегез, уңышларыгыз белән үзебезнең Сарман районын еракларга танытырсыз дип ышанып калам. Сезгә мәктәптә сыналган ныклы дуслык юлдаш булсын, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Сезгә чын күңелдән зур уңышлар телим.
Хәерле юллар сезгә!
Авылдашыбыз Фахразиева Голфия Республика бәйгесендэ дәрәжәле икенче урынны яулады.
Карашай-Саклау авылы Гаязетдин мәчетендә Корбан Ашы булып узды.
27 нче июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» һәм «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Лонки-великий обманщик» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
Карашай-Саклау авыл жирлегендэ юл кырыен чабу омэсе оештырылды.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.
Прокуратура кисәтә
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Питрау-2024 бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча Ләке авылында киңәшмә үткәрде, җаваплыларны билгеләде һәм әзерлекнең контроль срокларын билгеләде.
26 июньдә бөтен дөньяда Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Наркотиклар проблемасы халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең иминлегенә җитди куркыныч тудыра, ул социаль-икътисади һәм сәяси тотрыклылыкка һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә зыян китерә.
Көннән-көн күбрәк кеше куркыныч наркотиклар челтәренә эләгә, аның ярдәмендә көндәлек проблемалардан качарга тырыша.
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында "Форпост" үзәге тарафыннан " Нарко-стоп!».
Акция барышында наркотикларның кеше сәламәтлегенә зыянлы йогынтысы турында мәгълүмат белән тематик буклетлар таратыла.
Активистлар һәркемне үз сәламәтлеген сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, актив тормыш позициясенә таянып, авырлыкларга каршы торырга өйрәнергә чакырды. Авыр тормыш шартларында яшүсмерләргә «ышаныч телефоны»н кулланырга киңәш иттеләр.