Янурыс авылының Ленин урамына терәлеп торган тыкрыкка вак таш салу эше башланды.Эш гражданнарның үзара салым акчалары хисабына башкарыла.
2024 елның 19 июленнән 4 августына кадәр Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Каракуз»этно-модерн фестивале узачак. 19 июльдә фестивальнең эшлекле программасы кысаларында «Almet Creative Days»II Бөтенроссия креатив индустрияләр форумына старт биреләчәк.
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында хуҗасыз объектларда үлән чаптыру
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында асфальт юл кырыен салу эшләре бара
Конкурсның максаты-бәйсез һәм күпполяр хезмәттәшлек системасын үстерү, БРИКС илләренең уникаль ихтыяҗларына һәм мөмкинлекләренә таяна торган яңа технологияләр булдыру, камилләштерү һәм гамәлгә кертү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләр пулын формалаштыру.
Сарман муниципаль районында көзге бодай җыюга керештеләр, дымлылык-15, уңдырышлылык-31 ц/га.
Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гайнуллов Рөстәм Рафаил улы килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында Рөстәм Рафаил улы крестьян-фермер хуҗалыкларында булды, КФХ башлыклары белән аралашты. Әлеге чара халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча республика зона семинарына әзерлек кысаларында узды.
Туризмны үстерүгә субсидияләр алуга конкурс буенча сайлап алу башланды
Күпьеллык намуслы хезмәте, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча), полиция подполковнигы Мөгинов Айрат Рөстәм улына Рәхмәте белдерелде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Җәлил бистәсендә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын йөреп чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.