ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Болытлы. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Көндез бераз кар, урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-14˚. Көндез максималь температура -6..-11˚. Юлларда бозлавык.

« Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы балалар киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклар, Яңа ел товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, балалар туклануы мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» уздыру турында хәбәр итә. Консультацияне сез «Кайнар линия» телефоннары буенча ала аласыз: 8 (85558) 7-22-75 көн саен 08.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 гә кадәр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге тарафыннан 2025 елның 8 декабреннән 19 декабренә кадәр Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарында 88553226514 телефоны буенча балалар киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклар, Яңа ел товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, балалар туклануы мәсьәләләре буенча тематик консультацияләү оештырылды.

Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча "Сәламәт киләчәк" исемле республика конкурсында катнаштылар. Алар призлы урыннарны яуладылар, без аларны шул унышлары белэн чын күңелдән котлыйбыз! Молодцы!!!🥳👏

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районыбыздагы  Бөек Ватан Сугышы музеена барып бик куп мәглүмәт туплап кайттылар.

Ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне — Россия Дәүләтенең мөһим даталарының берсе.

Семинарда катнашучылар балаларны татар теленә өйрәткәндә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагоглар балаларны татар теленә өйрәтүдә киң кулланыла торган авторлык уеннарын тәкъдир иттеләр, мастер-класслар үткәрделәр, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эш ахырында һәр катнашучы семинарның эчтәлеге буенча үз фикерен әйтә алды һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

2025 елның 9 декабрендә МБББУ « Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Сарман муниципаль районы директорлары киңәшмәсе кысаларында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бүген Сарман авылында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фартдинов Сирин Атлас улы белән хушлаштылар. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәлак булган сугышчының кайгысын уртаклашу һәм тирән кайгы.

9 нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Батырлык дәресе үткәрелде. Бу бәйрәм Россия империясе чорында ук гамәлгә куелган һәм хәзерге Россиядә Ватанны саклаган батыр гражданнарга хөрмәт йөзеннән яңадан торгызылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International