ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава.

Явым - төшемсез.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -16..-19, аязганда -23 кадәр.

Көндез максималь температура -14..-17˚. Юлларда бозлавык.

Яңа ел бәйрәмнәре ахырына якынлаша, истә калсын әле диеп, балаларның күңелләре булсын өчен, бүген Кыш бабайны🎅 озату бәйрәме уздырдык.

Балаларга һәм аларның ата-аналарына балалар ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү максатында 2026 елның 26 гыйнварыннан 01 февраленә кадәр балалар ышаныч телефонын популярлаштыру буенча мәгълүмати кампания уза. Балалар ышаныч телефоны-балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен мөһим ярдәм коралы. Бу телефон номеры тәүлек буе һәм бөтен ил буенча бушлай бирелә: 8-800-2000-122 һәм 124

13 нче гыйнвар көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында “Иске Яңа ел белән!” исеме астында күңел ачу кичәсе узды.

   2026 елның 11-14 гыйнварларында «Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теле буенча йомгаклау этабы узды.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Татнефтедор» җәмгыяте директоры Рөстәм Габделбәр улы Гарифуллин һәм  яңа билгеләнгән Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Дмитрий Николаевич Шашин белән очрашты. Очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә туклануга ата-аналар контроле булып үтте.

Кыш-канатлы дусларыбыз өчен матур, ләкин бик кырыс вакыт. Кошчыкларга салкыннарны кичерергә ярдәм итү өчен мәктәпкә әзерлек төркеме «Кышын кошларны ашатыгыз»акциясендә катнашты.

 


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Карашай-Саклау балалар бакчасында нәниләр рәхәтләнеп хезмәт белән дә шөгылләнәләр.Хезмәткә өйрәнү алар өчен бик мөхим,хезмәттән  тәм табу белән бергә алар хезмәтнең кирәклеген дә белә башлыйлар.

Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алга китеш". Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша алачак. Проект «Электроприбор»Тамбов заводы ярдәме белән тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International