ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Муртыш-Тамак авыл җирлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек уңаеннан азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Юсупорва Зәйнәбне котлыйбыз!

МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә" Ватан Геройлары көненә багышланган махсус дәрес узды.

6 нчы декабрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә муниципаль координатор Г.Г. Хәлиуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Р. Л. Шәмсетдинова җитәкчелегендә гуманитар ярдәм оештырылды.

БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2004 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бер ел элек Мексикада Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе имзалау өчен ачык иде. Бу яңа халыкара документка дөньяның 100 дән артык дәүләте вәкилләре имза салды.

Ел саен 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россиянең төрле чорлардагы һәм буыннардагы иң яхшы кешеләренә тирән хөрмәт күрсәтү. Россиядә Ватан Геройлары көне-ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында «Федераль законның 1-1 статьясына үзгәреш кертү хакында»2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Федераль законы белән билгеләнгән. Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм үзенең тарихын 18 гасырдан алып бара. Бу декабрь датасы императрица Екатерина II идарә чорының күренекле вакыйгасына туры килә - 1769 елда ул Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. Ул елларда бу орден белән сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Ватан Геройлары көне - ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, ә хәзер яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә ул. Без чын патриотизм һәм Ватанга фидакарь хезмәт үрнәгенә әверелгән Якташларыбыз-геройларыбыз белән горурланабыз. Бу бәйрәм бүгенге Россия өчен бик мөһим, чөнки ул Россия армиясенең барлыкка килгән көненнән алып бүгенге көнгә кадәрге хәрби батырлыклары һәм каһарманнары тарихын берләштерә. Бу көнне без Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә алабыз һәм бүген безнең арада яшәүчеләрне - үз батырлыклары белән туган илгә һәм халыкка тугрылыкларын исбатлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Аларның актив гражданлык позициясе, шәхси батырлык һәм ныклык чын патриотизм үрнәге һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен үрнәк булып тора. Бүген якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашалар, Без аларның батырлыгы алдында баш иябез, тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын телибез. Сугыш кырларында башларын салган каһарманнар безнең район тарихына мәңгегә язылып куелган,алар безнең йөрәкләрдә. Ватан Геройлары көнендә, мин чын күңелдән бу исемгә лаек булган һәркемнең аны намус һәм лаеклылык белән күтәреп баруын телим. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Каһарман якташларыбызга дан һәм хөрмәт. Барыгызга да ихлас күңелдән игелек һәм иминлек, тынычлык һәм ныклы сәламәтлек телим.


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 1 нче санлы "Каенкай" балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Гаиләгә- төп юл"  бәйгесе узды! Ярышларда Сарман районының мәктәпкәчә учреждениеләреннән 9 гаилә катнашты. Бу бәйгедә"Теремкәй" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сухорукова Диана үзенең гаиләсе белән катнашты. Сухоруковлар гаиләсен котлыйбыз һәм конкурста катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

Муниципалитетка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов Әлмәт авылында булды. Парламентарийның игътибар үзәгендә 2020 елда ялгыз өлкән кеше өчен тәрбиягә бала алган гаилә оештырган җирле гаиләләрнең берсе булган. Депутатны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре опекуннар һәм алар карамагындагы балалар белән аралаштылар. Кунаклар өлкән яшьтәге кешенең көнкүреш шартлары, сәламәтлеге һәм хәле белән кызыксындылар, шулай ук шундый мөһим социаль миссияне үз өстенә алган гаилә тәҗрибәсе турында белделәр. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшәү шартларын тикшерделәр һәм тиешле консультацияләр бирделәр. Әлеге визит республикада өлкән буын гражданнарына стационар учреждениеләрдә түгел, ә гаилә шартларында яшәргә мөмкинлек бирә торган ярдәм формаларын гамәлгә ашыру мониторингының бер өлеше булды.

9 декабрьдә бөтен Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Безнең районнан Советлар Союзы Герое-Александр Афанасьевич Казаков. Әлеге истәлекле дата алдыннан Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Викторович Усанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов, Александровка авылы халкы якташыбызны искә алдылар, каберенә һәм бюстына чәчәкләр салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International