Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, журналистлар, хәбәрчеләр!Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм. Шунысы куанычлы: интернетның бик нык үскән чорында да газета-журналлар, шул исәптән районның “Сарман" газетасы да халык өчен кирәкле һәм кызыклы булып кала.Сез бик җаваплы эш башкарасыз.Халыкка мәгълүмат җиткерү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылын аңлауда ярдәм итү сездән киң белем, Тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә.Сез елдан-ел камиллеккә омтыласыз.Район эшчәнлеген оператив яктыртуга юнәлдерелгән иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтәләр урнаштыру. Чын күңелдән Сезне бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим.