Саклаубашта авыл җыены үтте

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 январь көнне, Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда узган елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыклары Лилия Габидуллина һәм Раушания Исламова отчетлары тыңланды. “Туган як” һәм “Нөркәй” агрофирмалары вәкилләре Ирек Хәертдинов һәм Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлекләре, узган елгы нәтиҗәләр белән таныштырдылар. Участок инспекторы Айрат Талипов районда криминоген хәлнең торышына тукталды. Халыкны социаль яклау идарәсе белгече Резедә Хаҗиеваның чыгышы бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә, “Шәфкать” үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләргә багышланды.

Җыеннарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм 2017 елда районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында сөйләде. Район оешмалары вәкилләре күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Җыеннарга катнашучыларга концерт программасы тәкъдим ителде. Ике авылда да кул эшләреннән күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International