Үзәк балалар китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды.

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе
29 – 30 гыйнвар Сарман үзәк балалар китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акциягә МБББУ “Сарман гимназиясе"нең 4 “В”, МБББУ «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 3 “Б” сыйныфы укучылары катнашты. “Дети – герои Великой Отечественной войны” дип исемләнгән китаптан Л.Кассильның «Улица младшего сына», А.Митяевның «Опасный суп» исемле хикәяләре кычкырып укылды, соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәчеләр 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы , халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы турында балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International