Бүген "Җәлил" агрофирмасында терлекчелектә өч айлык эш нәтиҗәләре һәм сөтчелек тармагында продуктлылыкны арттыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, җәмгыятьнең баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, селекция-нәсел хезмәте, ветеринария берләшмәсе начальниклары һәм белгечләре, агрофирма директорлары, белгечләре катнаштылар.
Семинар-киңәшмәнең Иске Минзәләбаш комплексында узган практик өлешендә терлекләрне тәрбияләү шартлары белән таныштылар, ә пленар өлешендә (мәдәният йортында булды) айлык эш күрсәткечләрен анализладылар.