Роза Шәйгарданованың «Шәрләрәмәм – күңел учагым» китабын тәкъдир итү кичәсе

2018 елның 6 июле, җомга

Кичә, 5 июль көнне, Шәрләрәмә авылы мәдәният йортында Роза Шәйгарданованың «Шәрләрәмәм – күңел учагым» китабын тәкъдир итү кичәсе уткәрелде. Анда авторның дуслары, туганнары, авыл халкы, китапны чыгаруга ярдәм курсәткән һәм Шәрләрәмә авылы тарихына битараф булмаган кешеләр килгән иде.

Чара бик матур узды. Кунаклар кыскача китапның эчтәлеге белән таныштылар, моңлы җырлар җырланды, китапны чыгарыр өчен янып-көеп йөргән, күп мәгълүматлар туплап, зур эшләр башкарган Роза Шәйгардановага җылы сүзләр әйтелде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International