8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп символы – ромашка чәчәге. Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Гаиләләргә ромашка букетлары һәм кечкенә генә күчтәнәчләр тапшырылды.