Мәдәният яңалыклары

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

1 июль көнне Биектау районының Биектау авылында «Иске Казан түгәрәк уены» Республикакүләм татар фольклоры фестивале лауреатлары катнашында йомгаклау  концерты үткәрелде.

Чарада Татарстанның 17 районыннан 20 фольклор коллективы чыгыш ясады: Әлмәт, Мамадыш, Сарман, Тукай, Саба, Арча, Лаеш, Апас,Чирмешән, Ютаза,Биектау,Чүпрәле,Кайбыч,Азнакай,Буа,шулай ук башкала Казан шәһәренең  һәм Марий Эл республикасы коллективлары.Барлыгы 300ләп кеше катнашты.

Фестивальдә катнашучылар арасында Сарман районының Мортамак авыл мәдәният йортының "Чишмә" фольклор ансамбле (җитәкчесе Хакимуллин И.) һәм Ляке  авылы мәдәният йортының халык кряшен ансамбле «Иганә»(җитәкчесе Асанова Р.М.)  дә бар иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International