Әлмәт шәһәренең “Юл хәрәкәт куркынычсызлыгы” ГБУ Сарман районы бүлекчәсе начальнигы Ситдикова А.Р. һәм ДПС ОГИБДД инспекторы Сафин Р.Р. катнашында Зур Нөркәй урта мәктәбендә викторина-уены үткәрелде. Уен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы саклау, юл буйларында һәм урамда узеңне дөрес тоту кагыйдәләрен пропогандалауга юнәлдерелгән иде. 4 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Юл йөрү кагыйдәләре, юл транспортында үз-үзеңне тоту, светофор сигналлары турында уеннар уйнадылар. Юлда очрый торган хаталарны ачыкладылар. Уен ахырында кунаклар командаларга бүләкләрен тапшырдылар. Башлангыч сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараттылар. Очрашу Нөркәй урта мәкәбенең “Яшь инспектор” лар командасына яңа әгъзәлар кабул итү белән тәмамланды.