2018 елның 12 декабре көнне Җәлил гимназиясендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан ОДН инспекторы,полиция майоры Алиуллин Фарид Фоатович белән очрашу узды. Полиция хезмәткәре үзенең чыгышында законнарны үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау - һәр кешенең бурычы булуын әйтеп үтте. Бу бурычларны үтәмәгәндә балигъ булмаган балалар да административ, җинаять җаваплылыгына тартыла алуын искәртте. Фәрид Фоат улы укучыларның сорауларына да җаваплар бирде.