Әлмәт шәһәрендә “Социаль ярминкә” I Республика хәйрия фестиваленең районара этабы үтте

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә “Социаль ярминкә”  I  Республика хәйрия фестиваленең районара этабы үтте. Чарада Әлмәт, Азнакай, Баулы, Нурлат, Сарман муниципаль районнарыннан вәкилләр катнаштылар. Безнең районнан ярминкәгә ветераннар Советы рәисе Миннугулов Н.М. һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре килделәр. Фестивальдә социаль эшмәкәрлек һәм проектлар төзү, бизнес өлкәсендә эшләүчеләрнең коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International