13нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә гомуммәктәп линейкасы узды. Анда «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны кабул итү процедурасы узды. Яңа яшь армиячеләрне бу әһәмиятле вакыйга белән котлыйбыз, малайларга һәм кызларга үз иленең ышанычлы яклаучылары булуларын, Россия данын яклауларын телибез.