Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты.
Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы сугышчыга тизрәк исән-сау кайтуын теләде.